Атлар иярләдеңме?
17:10 03.06.2025 16+
Атлар иярләдеңме?
Тайлар йөгәнләдеңме?
Сабан туе җитте дип,
Бүләк әзерләдеңме?
Сабантуй – борынгы, меңъеллык тарихка ия булган бәйрәм. Димәк, Сабантуй алдыннан була торган сөлге җыю йоласының да шулкадәр тарихы бар. Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю – борынгыдан килгән күркәм йола. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау, милли бәйрәмебезнең хөрмәтле кунаклары булырга чакыру максаты белән, авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Чистай шәһәренең Тукай һәм Хамзин урамнарында яшәүче юмарт, кунакчыл милләттәшләребез өчен җанлы бәйрәм оештырды.
Очрашуыбыз гармун көенә милли җырлар, шаян биюләр башкару, ә иң мөһиме, һәркем белән үзара аралашу белән үрелеп барды.
Йоланың төп атрибуты - колга, аллы-гөлле яулыклар, сөлгеләр, тастымаллар белән бизәлде, ә чиләкләр өй йомыркалары белән тулды. Бүләкләр белән бергә һәр кеше үзенең җылы теләкләрен җиткерде, илләребез тыныч булуын, мул уңыш, иминлек, уңышлар теләде.
Ә без, үз чиратыбызда, һәрбарчагызны халкыбызның милли бәйрәме Сабантуена чакырабыз!
#ЧистопольскиеСельскиеКлубы